Халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю һәрвакыт проблема булып кала. Әлегә кадәр бурычлары булганнарга лояль мөнәсәбәттә кала килделәр. Бурычлыларның булуларына һәм бетмәүләренә нәкъ әнә шул йогынты ясагандыр да, күрәсең. Бу күренеш белән көрәшү юллары турында “ТКХ Департаменты” нда сөйләштеләр. Бу юлы коммуналь хезмәтләр алдында 55 меңнән алып 215 мең сумга кадәр бурычы булган 6 адресны карадылар. Бурычлар, нигездә, хезмәт хакын вакытында бирмәү, дәүләт ярдәмен ала алмау сәбәпле җыела. Андыйларга бурычларны каплау максаты белән идарәче компанияләр эш тәкъдим итә: подъезд идәннәрен юу, ишек алларын кардан чистарту һ.б. Кем дә кем мондый шарлар белән килешми икән, андый бурычлыларны судка бирәчәкләр.
Көйсез һава торышы сатучыларны да, сатып алучыларны да куркытмады. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе гадәттәгечә гөрләп үтте. Тик бу юлы бөгелмәлеләр яшелчәгә түгел, ә иткә өстенлек бирде. Шулай итеп авыл хезмәтчәннәре 2 миллион 287 мең сумга товар сатты. Һава торышы үзгәрү сәбәпле, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен вакытлыча туктатып торачаклар. Әмма озакка түгел, Яңа ел бәйрәме алдыннан Үзәк мәйданда янә ярминкәләр гөрләр!
1 декабрь көнне Бердәм Россия партиясенең туган көне уңаеннан Бердәм кабул итү көне узачак. Бу көнне ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөгелмә шәһәренең мэры Линар Закиров, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек рәисе, район һәм шәһәр депутатлары җәмәгатьчелекне кабул итәчәк. Белешмә өчен телефон: 4-03-99
Чираттагы “Эшлекле дүшәмбе” не “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы җиңүчеләрне тәбрикләүдән башланды. Татарстанда 12 нче ел рәттән үткәрелә торган “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының нәтиҗәләре билгеле. Җиңүчеләр арасында “Татнефть” ҖАҖ Бөгелмә механика заводы. 1 декабрь––“Бердәм Россия” партиясенең туган көнендә илдә халыкны кабул итү көне үткәреләчәк. Бу чараның максаты ––“Бердәм Россия” партиясеннән сайланган депутатлар, партия оешмалары белән халык арасында һәркемне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, алар буенча аңлатма бирү.
“Кояштай балкый” – Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кардиология бүлегендә эшләүче яңа табиб турында пациентлар әнә шулай дип әйтә. Габбасова Айсаула Абдулла кызы тумышы белән Казахстаннан. Актюбә медицина институтын тәмамлап, ул озак еллар Урал якларында авыл картларын, яшьләрен дәвалый. Аннары Саратов, Самара өлкәләрендә эшли. Айсаула Габбасованың ире дә табиб – педиатр. Быел җәен ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күченә. Аны биш куллап үзәк район хастаханәсенә, ә ирен шәһәр поликлиникасына эшкә алалар.
Бөтендөнья балалар көнендә шәһәр мэры балалар хастаханәсенә килде. Нәкъ биредә ата-ана назыннан мәхрүм балалар – “ташландыклар” яши. Л.Закиров нарасыйлар янына буш кул белән килмәде, көндәлек өчен бала кирәк-яраклары, уенчыклар алып килде. Әлеге вакытта балалар хастаханәсендә шундый 5 бала яши. Мәсәлән, нәни Илюша Украинадан, Самара өлкәсе һәм Башкортостан республикасыннан да балалар бар. Балалар хастаханәсенең баш табибы Е.Башкирова сүзләре буенча, социаль койкалар беркайчан да буш тормый. Әлеге медицина учреждениесенең бюджетында ташланган балалар өчен акча каралмаган, ә бала кирәк-яраклары аларга бик кирәк. Әле күптән түгел шәһәрнең попечитель Советын җитәкләгән Л.Закиров һәр бала ата-ана мәхәббәте һәм назын тоярга тиеш, дип ассызыклап үтте. Бу нарасыйларга бәхет теләде.
Туган якны өйрәнү музее
Атна дәвамында “Чудеса рукотворные” күргәзмәсе. (12+)
Атна дәвамында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә эшли. (12+)
1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.
1959 елның 20 декабрендә әлеге ассамблея бала хокуклары турында декларация, ә 1989 елда шул ук хокулар турындагы Конвенцияне кабул итә.
Һәр ун секунд саен җир йөзендә озак вакыт тәмәке тарткан кеше үлә, 2020 елга ул өч секундка бер кеше вафат булуга кадәр җитәргә мөмкин. Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә.
Хатын-кыз командалары арасында баскетбол буенча шәһәр беренчелегенең җиңүчеләре билгеләнде. Финалда уен бик киеренке булды. “КНИТУ” Бөгелмә филиалы студенты Алина Кедярова үз командасын җиңүгә алып килде. Ул көндәшләренең кәрзиненә бер-бер артлы туп кертте.