ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанда теркәлә торган наркоҗинаятьләрнең 90 проценты интернет аша кылына. Шуңа күрә хокук сакчылары андый сайтларны ачыклау буенча актив эшчәнлек алып бара башлады да инде...

Хәтерләсәгез, агымдагы елның март аенда Татарстанда “NET Контент” конкурсына старт бирелде. Аның максаты – наркотик матдәләр белән сату итә торган сайтларны ачыклауда яшьләрне дә катнаштыру. Бәйге 14-23 яшьлек татарстанлылар арасында ике этапта уздырылды. Бәйгенең беренче этабына 2015 елның 1 июнендә нәтиҗәләр ясалса, икенче этап җиңүчеләрен исә 15 декабрьдә бүләкләделәр.

“Ал тасма” акциясе Бөгелмә поликлиникасындабер ай дәвамында барды. Аның максаты - хатын-кызларда булган авыруларны беренчел стадиядә үк ачыклау. Аның ярдәмендә табиблар аналыктагы, күкрәктәге шешләрне кисәтү, чирнең башында ук дәвалау процедураларын башлауга йөз тотып эш итә. Маммография бүгенге көндә төрле шешләрне, ракны башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итсә, цитологик тикшерү аналыктагы үзгәрешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. 2015 елның 9 ае эчендә биредә 3 844 хатын-кыз тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 56 кешедә яман шеш шиге ачыкланган. Акция вакытында 700 хатын-кыз тикшерү үткән. 5 кешедә күкрәк бизе яман шеше беренче стадиядә булу ачыкланган.

Тиздән район һәм шәһәрдә Яңа ел чаралары гөрлиячәк. Халыкны бергә җыйган урын – Үзәк мәйдан булачак. Биредә инде әзерлек эшләре башланды. Бу хакта хакимият бинасында үткән киңәшмәдә баш архитектор Марсель Каюмов сөйләде. Аның сүзләре буенча, Яңа ел бәйрәменә бу елның 3 кварталыннан ук әзерләнә башлаганнар. Һәр оешма ноябрь башында ук бина фасадларын бизәү эшенә тотынган, “Горсвет” оешмасы шәһәр иллюминацияләрен барлап чыккан. Белем бирү йортлары да биремсез калмады. Аларга “Иң яхшы Кар бабай” бәйгесендә катнашырга тәкъдим ителде. Үзәк мәйданда шулай ук эш гөрли.  “Дорремстрой”, “Вектор” һәм “ПСБ” оешмалары үзәк чыршыны кору эшенә алынды. “ТНГ-Групп” оешмасына  иң җаваплы эшне йөкләделәр. Алар шәһәрдәге иң зур тауны ясый.           

 

- Быел армиягә 115 Бөгелмә егете китте, - дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәренең хәрби комиссары Р.Миңнетдинов.  - План үтәлде. 20 декабрь көнне исә, Свердловск өлкәсе Лесной шәһәренең хәрби частендә ант бирү тантанасы узачак. Быел анда 13 бөгелмәле армия хезмәтенә алынды.  

Бөгелмәдә 19 декабрьдә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Яшелчәләрне, ярмаларны, итне  һәм шикәр комын шәһәрнең Үзәк мәйданында урнашкан сәүдә нокталарыннан сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкәгә рәхим итегез! 


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүгеннән башлап Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты – яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында, гомумән дә, онытып җибәрә кебек...

 

Я.Гашек музеенда Бөгелмә районының христиан һәм мөселман духанилары яшьләр белән очрашты. Алар бүгенге көндә иң актуаль тема - экстремизм һәм терроризм турында  әңгәмә корды. Терроризмның милләте юк! Мисаллар ярдәмендә дин әһелләре егетләргә һәм кызларга шул хакта аңлатырга тырышты. Очрашуда яшьләрнең эш белән мәшгуль булмавы, ниндидер яңалык эзләве, билгеле бер идеология белән “туендырылмавы” экстремистик һәм террористик агымнарга ияреп китүне җиңеләйтүе әйтелде.

“Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге үткәргән  тарафдарлар Форумында бөгелмәлеләр дә катнаштылар. Проект кысаларында “Бердәм Россия” җирле бүлек әгъзалары белемнәрен күтәрде һәм исемле сертификатларга ия булды.   

“Бәләкәч” балалар бакчасында Интерактив ата-аналар академиясенең беренче утырышы узды. Бер сәгатькә бакча тылсымлы остаханәгә әверелде. Анда ата-аналарны һәм нәниләрне  чыршы уенчыклары ясарга өйрәттеләр. Педагог Е.В. Левченко җитәкчелегендә һәр гаилә үз авторлыгында уенчык ясады. Мастер-класста алган белемнәрне алар өй чыршысын бизәр өчен куллана алачак.   

Татарстанда  һава температурасы -11 градуска кадәр суыныр, дип фаразлый синоптиклар. Әмма әлегә чын кыш үз көчен күрсәтергә ашыкмый. Яңа чаңгы сезонын да -3тә ачып җибәрдек. Шулай булуга карамастан, шәһәребезнең чаңгы базасында чаңгычылар өчен менә дигән трасса салынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International