ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Шәһәр хакимиятендә  Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда депутатлар 2016 ел бюджеты турында фикер алышты. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге һәм   “Бөгелмә  муниципаль  районы”  муниципаль берәмлеге Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр керттеләр.

 

А.Баталов исемендәге дәүләтрус драма театрына 80 ел тулды. Әлеге күркәм вакыйганы Бөгелмә артистлары  зур уңышлар белән каршы алды. Соңгы елларда шәһәребезнең рус драма театры үзен югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче коллектив буларак танытты. Театр репертуарын  рус драматурглары белән беррәттән чит ил драматурглары әсәрләре бизәп тора.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25 елда ниләр генә эшләнмәгән: шәһәр тормышы өчен мөһим сораулар каралган, бөгелмәлеләрнең көн кадагына суккан проблемалары хәл ителгән. Теге яисә бу мәсьәләне бергә чишү – “Бөгелмә” эшлеклеләр клубы әгъзаларының төп бурычы. Икътисади яктан авыр чорларда, районның элекке башлыклары  Наил Мәһдиев һәм Илдус Касыймов, шәһәрнең эре оешма җитәкчеләре белән берлектә проблемаларны хәл итеп, күп кенә оешмаларны “кризис упкыныннан” саклап кала алган.

2015 елның ноябрь аена йомгак ясап, Домодедова аэропорты иң пунктуаль авиакомпанияләр исемлеген төзеде. Анда  “ЮВТ АЭРО”, «Оренбургские авиалинии», Red Wings, «Россия», Lufthansa, Air Moldova, Singapore Airlines һәм  Etihad Airways компанияләре керде.

“ЮВТ Аэро” авиакомпания базасы ТР ике аэропортында: Казан һәм Бөгелмәдә урнашкан.  

Шәһәр мэры Л.Закиров “Дорремстрой” оешмасы җитәкчесенә тәнкыйть сүзләрен әйтте. Әлеге оешма шәһәр юлларын тәртиптә тотарга тиеш, чөнки тендер отканнар. Тик үз өстенә алган бурычны алар җиренә җиткереп башкармый. Шәһәр юллары карга күмелде, урыны-урыны белән боз каткан, ә бу юлларда авария китереп чыгарырга мөмкин. “Дорремстрой” оешмасы директоры И.Бакиров әлеге хәлгә карата үз фикерен әйтте. Имеш, техниканы ягулык белән тәэмин итәргә һәм бозга каршы реагентлар сатып алырга оешманың финанс мөмкинлеге юк. Шәһәр мэры Л.Закиров килеп туган бу хәлне уңай якка чишү өчен вакыт. 

Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләренең күптәнге хыялы тормышка ашты. Алар яңа бинага күченде. Биредә халыкны кабул итү өчен уңай шартлар тудырылган. Белгечләр иркен бүлмәләрдә урын алды. Шулай итеп, шәһәребезнең пенсия фонды бүлеге “өй туен” да, 25 еллык юбилеен да бергә билгеләп үтәргә булды.   

Яңа ел – халкыбызның көтеп алган, иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Һәркем аны матур итеп уздырырга тырыша. Бәйрәм төнен тагын да ямьләп җибәрү өчен күпләр пиротехник эшләнмәләр сатып ала. Аларны  шартлату өчен районда ике урын билгеләнгән: Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәйданы һәм Карабаш бистәсенең Үзәк  мәйданы.

Узган атнада Бөгелмәнең ашыгыч ярдәм хезмәтенә 852 чакыру килгән. Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы җәмәгать урыннарына 54 тапкыр барган, шул кадәр ук чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 1 тапкыр чакырылганнар. Авария нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән. Бер бала хастаханәгә озатылган.  


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле яшь парлар! Никахны теркәү буенча гариза бирү тулысынча электрон вариантка күчерелде.

Моның өчен:

23 декабрьдә 17.00 культура һәм ял паркында (Балалар паркы) Яңа ел тамашасы! Рәхим итегез! Рәхәтләнеп ял итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International