«Эшлекле дүшәмбе» барышында Бөгелмә мэры Линар Закиров махсус хәрби операция катнашучысы, кече сержант Эдуард Мазакинга Батырлык ордены тапшырды.
8 майда Бөгелмә шәһәренең “Чаңгы базасы” спорт-савыктыру комплексы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган ел саен уздырыла торган җиңел атлетика йөгереше узачак.
Бөгелмә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Ул Бөгелмә Геройлары аллеясында узды. Аллея 1975 елда - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен бәйрәм итүгә 30 ел тулуга булдырылган. Биредә Бөгелмә районында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройлары бюстлары урнаштырылган.
Узган атнада Бөгелмәдә 155 ОРВИ очрагы теркәлгән. Авырулар саны 19,3% ка кимегән.
Синоптиклар фаразлавынча, 4 майда Бөгелмәдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән юеш кар һәм кар рәвешендә бераз явым-төшем булчак. Көндез явым-төшемсез.
Бөгелмәдә Дәүләт автоинспекциясе һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең чираттагы уртак рейды узды. Аның максаты - хәрәкәт вакытында сигналлар куелган махсус транспортка юл бирергә тиешле автомобиль хуҗаларының дисциплиналылыгын тикшерү һәм тагын бер тапкыр бөгелмәлеләргә моның никадәр мөһим булуын искә төшерү.
1 майда Бөгелмә Техника йорты мәйданында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган «Звонкий Первомай» концерт программасы узды. Чарада предприятие һәм учреждениеләрнең хезмәт коллективлары, шәһәрнең профсоюз активы, хезмәт ветераннары катнашты.
Синоптиклар фаразлавынча, 3 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән туфракта һәм һавада 0..-2˚ көтелә.
Җиңү көне алдыннан Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров эш сәфәре кысаларында, шәһәр территориясендәге истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү эшләрен тикшерде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган репетицияләр һәм тантаналы чаралар уздыру белән бәйле рәвештә, Бөгелмәдә транспортның барлык төрләре хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк: