Бөгелмәдә “Кечкенә йолдыз” исемле шәһәр бәйгесе үтте. Быел бу бәйге 13нче тапкыр оештырыла һәм ул танылган мөгалим – Валерий Роговның йөз еллыгына багышланды. Сәләтле Бөгелмә балалары “Ансамбль”, “Аккомпанемент” һәм “Соло” номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Алина Лобанова, Гүзәл Заһидуллина, Екатерина Тимофеева, Екатерина Лукьянова, Амелия Мурзина, Дарья Нагорная, Аделина Саттарова һәм Диләрә Ихсанова лаек булды. Икенче дәрәҗәдәге лауреат исемен Регина Зиһаншина, Алина Зяблова, Екатерина Лысова, Диләрә Татлыева һәм Полина Дубровинага бирделәр. Өченче дәрәҗәдәге лауреат исемен Софья Мурзина, Эльза Нигъмәтуллина, Никита Яковлев, Наталья Лапшина, Лиза Мөбәрәкшина, Валерия Мальцева һәм Александра Енуевская ия булды.
Хөрмәтле яшь парлар! Никахны теркәү буенча гариза бирү тулысынча электрон вариантка күчерелде.
Моның өчен:
Бөгелмә мэры Линар Закиров идарәче компанияләрнең җитәкчеләре белән очрашып, бу көннәрдә бик актуаль булган темага сөйләште.
“Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законның 18 ст. ярашлы рәвештә үз хуҗалык итү һәм башка эшчәнлекләре аркасында калдыклар барлыкка килә торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары калдыклар барлыкка килү нормативлары һәм аларны урнаштыру лимитлары проектларын (ПНООЛР)
Татарстаннан 12 мәктәп вәкиле Мәскәүдә үткән мәктәп компанияләре Бөтенроссия күргәзмә-ярминкәсендә катнашты. Әлеге чараны “Яшьләр уңышы” регионара җәмәгать оешмасы оештырды. Ул Россиядә «Junior achievement — Young enterprise» халыкара хәрәкәтен алга сөрүче оешма. Күргәзмә-ярминкә кысаларында укучылар жюри һәм сатып алучыларгә үз товарларын һәм бизнес-презентацияләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Татарстнан алты номинациядә урыннар яулады. “Мәдәни мирас” номинациясендә №2 лицейның “ЗДзодчий” мәктәп компаниясе җиңде.
Татарстан Республикасында “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” Хәйрия фонды каршында хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы эшли.
2015 ел Бөгелмәдә яшьләр елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында шәһәрдә үткән чаралар яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелде. Бу хакта хакимият бинасында үткән киңәшмәдә яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Илдар Тахиятуллин сөйләп үтте.
Үз чыгышында ул Бөгелмә спортчыларының ирешкән уңышлары хакында сөйләде һәм 2016 елда планнаштырган чаралар турында бәян итте. Шуларның берсе – “Россия чаңгысы - 2016”. Ярыш 14 февраль көнне шәһәребезнең чаңгы базасында узачак.
2 февраль – Хәрби дан көне... Сталинградны саклаган 200 көн тарихка иң канкойгыч көннәрнең берсе булып кереп калган. 1943нче елның 31 гыйнварында Сталинградта немец гаскәрләрен җитәкләгән Ф.Паулюс пленга алынган. Бу сугышта башын салган совет солдатларын искә алу максатыннан, “Халыклар дуслыгы” китапханәсе ярдәме белән “Яшь гвардиячеләр” тематик кичә оештырды. Әлеге очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Шәфиковны чакырдылар. Китапханә хезмәткәрләре очрашуга килүчеләр өчен тарихи экскурсия оештырды. Соңыннан барысы бергә ветеран истәлекләрен тыңладылар.
Бөгелмәдә оешма һәм учреждение хезмәт коллективларының отчет җыелышлары дәвам итә. Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең киңәшмәсендә катнашты. Очрашу 6нчы мәктәп бинасында узды. Бергә җыелып, мәктәп директорлыры үткән елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар. 2015 елда Бөгелмә мөгалимнәренең эше югары бәяләнә һәм республиканың гомуми белем бирү оешмалары арасында безне иң яхшылары дип таныйлар. Бөгелмә укучылары БДИ уңышлы тапшыра – 9 укучы 100 балл җыя. Нәкъ шуның өчен республиканың укытучылар конференциясен Бөгелмәдә уздыралар.
5-7 февральдә Бөгелмәдә 1996 елда туган юниорлар һәм яшьләр арасында авыр атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтәчәк. Чараны ачу тантанасы 5 февраль көнне көндезге сәгать унбердә “Динамо” спорткомплексында узачак.